Җиңү җиңел бирелмәде!

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан туган як тарихы музеенда “Җиңү җиңел бирелмәде!” исеме астында күргәзмә эшли. Стеллажларга музейда булган экспонатлар – сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе, блокада вакытында ленинградлыларга бирелгән күләмдәге ипи кисәкләре дә урнаштырылган. Ул көннәрдә икмәкнең көнлек нормасы балаларга һәм олыларга – 125, заводларда эшләүчеләргә – 250, солдатларга – 300, ә морякларга 500 грамм булган.

Күргәзмәнең беренче кунаклары - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына мондагы истәлекләр белән танышканнан соң, Ленинград блокадасы турында документаль фильм да күрсәткәннәр. Билгеле, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International