Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә, чыгарылыш класс укучылары белән "Мин эшче булырга да риза!" темасына һөнәр сайлау сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр Татарстанда һәм Чирмешәндә кирәк булган эшче һөнәрләр турында сөйләделәр.