2019 елның 28 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы ачыкланган.

Казанкадан берәү үз авылдашының 8000 сумлык бензопычкысына кызыккан. Кырын эш “кайнар эздән” ачыкланган: җинаять эше кузгатылган.

Кармыш авылы кешесенең өеннән өй документлары һәм бер капчык шикәр комы “аякланган”. Соңыннан мәгълүм булганча, аларга шушы авылда яшәүче хатын-кыз кул сузган. Урланган әйберләр кире алынган.

Билгесез адәмнәр “СпецРегионСтрой” җәмгыятенең Югары Чегодай авыл янындагы котельныеннан оператор панелен урлап чыкканнар – беренчел мәгълүматлар буенча матди зыян 180 мең сум тәшкил итә. Тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International