Бүген, 2019 елның 4 февралендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә спортчыларны бүләкләүдән башланды.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният тормышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.