9 февральдә, шимбә көнне ”Сабантуй”стадионындагы “Җиде тирәк” чаңгы базасында узачак әлеге чараны тантаналы ачу иртәнге 10 нчы яртыга билгеләнгән, катнашучыларны сәгать 8 дән үк теркәячәкләр. Бәйгедә мәктәп укучылары, авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары көч сынашачак. Спортчылар, яшьләренә карап, 11 төркемдә стартка чыгарга тиеш. Елдагыча, җитәкчеләр вип-узышта, ә гаилә эстафтасында – әти, әни һәм 12 яшькә кадәрге балалар катнаша.