Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында "Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүләр, премияләр һ.б. да кертеп) бу чорда тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән очракта, хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 11 280 сум) ирешмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән зурлыкка җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.

Хезмәткәрләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү махсус һәм зарарлы шартларда эшләгән өчен түләүләрне исәпкә алмыйча башкарыла.

Минималь хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән (хезмәт бурычларын үтәгән) очракта, хезмәткәрләр хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International