Бизнесмен булырга ниятләүче татарстанлылар "Эшкуар әлифбасы" тренингында катнашуга чакырыла. Чара 18-22 февральдә Эшкуар йортында узачак.
Тренинг кысаларында катнашучылар идея формалаштырудан алып, предприятиене теркәүгә кадәр бизнес үсешенең бөтен этапларын өйрәнәчәк. Чара нәтиҗәләре буенча эш башлап килүче эшкуарлар үз бизнес-проектларын да гамәлгә куя ала.
Чарада катнашу - бушлай. 15 февральгә чаклы түбәндәге телефон аша алдан теркәлү зарур : (843) 524 – 90 – 90 яки электрон почта аша: Gulina.Pashina@tatar.ru. Хатта оешманың атамасын, ИНН, ФИО һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк.
"Эшкуар әлифбасы" программасы буенча укыганнан һәм проектны гамәлгә куйганнан соң бизнесменнар "Эшкуарлык мәктәбен" уза алачак. Укыту курсы ярдәмендә кече һәм урта бизнес субъектлары үз эшләренең финанс һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшырта алачак.
Әлеге тренинглар "Корпорация МСП" АҖ тарафыннан эшләнгән һәм аларны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды уздыра.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте