Чумачка авылында тантаналы шартларда мәдәният йорты ачылды

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 8 февралендә Чумачка авылында тантаналы шартларда  мәдәният йорты ачылды. Бу мәдәният учагы  нефтьчеләр ярдәме белән төзелде.

Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятны үстерү үзәге директоры урынбасары  Гали Габдрахманов та катнашты.

Шулай ук бу чарада катнашкан Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, район  мәдәният бүлеге  начальнигы Ольга Маркова да чыгыш ясап, рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәм ахырында авыл халкына район үзешчәннәре концерт  тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International