Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ХХII төбәк фестивалендә катнашкан балалар сәнгать мәктәбе укучылары Анастасия Митрюхина һәм Дарья Султановалар (укытучылары Наталья Султанова) лауреат дипломнары коллекциясен баеттылар. Живопись номинациясендә Анастасия Митрюхина икенче дәрәҗә лауреат, Дарья Султанова Дипломант булды.