2019 елның 4 февраленнән 10 февраленә кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

4-10 февральдә район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган: берсендә бер кеше үлгән (Ульяновка авылы янында), икенчесендә бер кеше имгәнгән, калган өчесендә автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 16 административ беркетмә төзегәннәр.

 

Үз танышының картасыннан законсыз рәвештә 65 мең сум акчасын салдырган Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Ивашкино авылы кеше үзеннән 2500 сум акча алган Чирмешән кешесен җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге гражданин өстеннән шуңа охшаш тагын берничә гариза бар.

Оператив-эзләү чаралары вакытында Түбән Кармалка авылы кешесенең законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Ул 6 литр хәмерне һәм самогон аппаратын полиция хезмәткәрләренә үзе китереп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International