6-7 февральдә Минзәлә шәһәрендә "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" республика конкурсы узды. Безнең районнан муниципаль этап җиңүчеләре - Әккәрәй мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская, Күтәмә мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Татьяна Герман, "Педагогик дебют" номинациясендә Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы Лилия Мисбаховалар катнашты.
Кармыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнысова республика бәйгесендә чыгыш ясады. Укытучылар ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр.