Татарстанга төньяк атлантик циклон керү сәбәпле республика территориясендә 2019 елның 18 феврале төнлә һәм көндез, 19 февраль төнлә һава торышы бозыла. 18 февральдә төнлә һәм итрән кар, урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрдан да кимергә мөмкин. 18 февраль көндез һәм 19 февраль төнлә төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, урыны белән 23 метрга кадәр. Юлларда кар көртләре.