11-17 февральдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, анда автомашиналарга гына зыян килгән. 98 машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозган, шуларның икесе транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 14 административ беркетмә төзегәннәр.
Билгесез кешеләр Чирмешәндәге “Пельменная” кафесының кирпеч стенасын сүтеп, кереп аннан 4 мең сумлык спиртлы эчемлекләр һәм азык-төлек урлап чыкканнар.
Берәүләр шулай ук район үзәгенең больница “шәһәрчеге”ндәге чүп савытына-евроконтейнерга кызыкканнар, “Экосервис”ка матди зыян күләме 17 мең сум. Әлеге урлау фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Казанкада берәүнең хуҗалыгыннан 12 тавык урлап чыкканнар. Тикшерү бара.
Кыйнап, хатынының сәламәтлегенә нык зыян китергән Иске Котыш авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
“Арсенал” операциясе кысаларында утлы корал өчен кирәк-ярак саклау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тартканнар.