Иске Үтәмеш авылыннан Галия әби Әхмәтовага 90 яшь тулды. Бу көнне ул Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме дә алды.
Галия әби Чумачка авылында күп балалы гаиләдә үсә. Әниләре дөньядан иртә китә, әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Эне-сеңелләрен тәрбияләү гаиләдә өченче булып туган Галия җилкәсенә төшә, абыйлары хәрби хезмәттә була. Ул туганнарын ач итмәс өсен колхозда эшли, урман кисәргә дә туры килә яшь кызга. Абыйлары кайткач кына тормышлары бераз җайлана.
Галия Иске Үтәмеш егете Камил Закир улы белән гаилә корып 53 ел гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 2016 елда вафат була. Галия әби бүген кызы Гөлнур тәрбиясендә яши. Балалары, биш оныгы өч оныкчыгы әниләре-әбиләре янына еш кайталар. Юбилей көнендә дә кунаклар күп җыелды.