Фәрит Яруллин исемендәге республика бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Камил Казаков, Мансур Галәүтдинов һәм Никита Михляев үз яшьтәшләре арасында икенче дәрәҗә лауреат булганнар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылган. Укытучылары Гүзәлия Сәлахованы бәйге лауреатларын әзерләүдә педагогик осталыгы өчен Грамота белән бүләкләгәннәр.
“Классик гитарада уйнаучылар”ның Әлмәттә узган бу бәйгесендә 50 дән күбрәк укучы көч сынашкан.