30 май көнне Казан шәһәрендә Т.Р. Җыелу пункты Чирмешән районы делегациясен кабул итте.

2012 елның 8 июне, җомга
30 май көнне Казан шәһәрендә ТР Җыелу пункты Чирмешән районы делегациясен кабул итте.Биредә пункт бенча экскурсия, төшке аш һәм хәрби хезмәткә алына торган егетләр белән сөйләшү оештырылган иде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхтәмова С.Т. хәрби хезмәткә алынучы егетләр каршында чыгыш ясады.
Район мәдәният йорты иҗат коллективы  чарада катнашучыларны концерт программасы белән сөендерде. Җавап итеп Татарстан Республикасының  хәрби комиссары генерал-майор С.Погодин кунакларга рәхмәт хаты тапшырды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International