2019 елның 18 февраленнән 24 февраленә кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

18-24 февральдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 90 очрагы ачыкланган, берәү автомашина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Гражданнарны алдап, алар ышанычыннан усал ният белән файдаланып, концерт хезмәтләре тәкъдим итүне сәбәп итеп, халыктан акча алган һәм бүгенге көнгә кадәр бурычларын кайтармаган Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Алардан 40 мең сумлык зыян күрү хакында узган атнада гына ике райондашыбыздан гариза кергән.

Үзен ире кыйнавы турында ялган хәбәр биргән Яңа Элмәле авылыннан бер хатын-кыз административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International