КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2019 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында
Аязучан болытлы һава. Көндез күпчелек районнарда кар. Урыны белән бозлавык, буран. Көняктан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә һәм иртән минималь температура -4..-9, аязлатканда -14. Көндез максималь температура -1..-6, көнчыгыш районнарда -9 га кадәр. Юлларда бозлавык.