Чирмешәннән Гаврилова Евдокия Игнатьевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Чирмешәннән Гаврилова Евдокия Игнатьевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.

Дуся апаның һәм аның башка яшьтәшләренең бала чагын сугыш “урлаган”. Хәзер инде юкка чыккан Свобода поселогындагы башлангыч мәктәпнең 4 нче классын тәмамлаган яшүсмер кызга 12 яшеннән “Свобода” колхозында эшләргә туры килә. Ул атлар белән җир сукалый, урак белән иген ура, көлтәләр бәйли, суктыра... Урак, кызу эшләр вакытында аяктан егылырлык дәрәҗәдә арыганнар алар, тик зарланмаганнар. Өстәвенә, Гавриловларның тамаклары да ачлы-туклы гына. Ул әнисенең уңышы җыеп алынган кырда калган черек бәрәңге җыярга җибәргәнен әле дә хәтерли – аңардан коймак ише әйбер, ә тары кибәгеннән кабартма пешергәннәр.

 

Евдокия Игнатьевна 1949 елда Свобода егете Поликарп Гавриловка кияүгә чыга. Алар авылда йорт өлгертәләр һәм 65 ел бергә матур гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы – районда алдынгы терлекче, гармунда оста уйнаган, ә хатыны матур җырлаган. Авылдагы мәҗлесләр вакытында Гавриловларның урыны гел түрдә була.

Дуся апа 40 ел колхозда эшләгән. Хәзер ул Чирмешәндә яши, өч баласы, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Евдокия Игнатьеваның көчле рухлы булуы, тормышны яратуы, оптимизмы – хәзерге буынга бик матур үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International