Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль район Советының кырык дүртенче утырышы узды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Муниципаль район Советының кырык дүртенче сессиясендә үз эшебезгә бәя алдык, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләрне барладык. Бу юлы да терлекчелек тармагындагы хәл белән мактанып булмады, аеруча сөтчелектә артта калабыз. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин 2018 елда районны социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында отчет докладында бик күп саннарны һәм мәгълүматларны атап үтте.

2018 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади үстерү рейтингында районыбыз алдынгылар рәтендә, 11 нче урында.

Район икътисадында, докладчы әйтеп узганча, “Казылма байлыклар табу” тармагы төп урынны алып тора, әлеге тармакта 400 дән күбрәк райондашыбыз хезмәт куя, халык мәшгульлегеннән тыш, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, районда төрле программаларны үтәргә булыша. 2018 елда районда 2017 дәгедән 42 процентка күбрәк, ягъни 2,8 миллион тонна нефть чыгарылды, бер кешегә бүлеп исәпләгәндә бу күрсәткеч 149 тонна.

Районда 331 шәхси эшмәкәр һәм икътисади актив 73 берәмлек кече һәм урта предприятие теркәлгән, аларда 900 ләп кеше эшли. Үсемлекчелектә күрсәткечләребез беркадәр яхшырса да, терлекчелек тармагында алар тыйнаграк әле. Авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 140 миллион сумнан артык субсидия бирелде.

Район Советының кырык дүртенче сессиясе - утырышы башланыр алдыннан кунакларга районның авыл җирлекләре көче белән оештырылган күргәзмәне дә күрсәттеләр, ә сессия азагында дистәгә якын якташыбызга дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.

Район башлыгы төзелеш, социаль хезмәт, медицина, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы эш торышын, демографик хәлне, башкаларны да анализлады, казанышларыбызны телгә алды, бурычларыбызны бәян итте.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры  вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, сессия эшендә  катнашып, Чирмешән районының  республика муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади рейтингында 2018 ел  нәтиҗәләре буенча 11нче урында булуын, 2017 елдагыдан биш позициягә  үк  яхшыруын мактап узды. Мини-фермалар, кулланучылар кооперативлары төзү буенча да алга китеш бар. Шул ук вакытта районның  агропромышленность комплексында күрсәткечләр  бик тыйнак: сөт саву күләме, бер сыерга уртача савым күрсәткечләре буенча чирмешәнлеләр республикада иң  арттагылар рәтендә. Дәүләт программаларында активрак катнашырга, урта һәм кече бизнесны тагын да тизрәк үстерергә, бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләрен яхшыртырга кирәк. Торак төзелеше темпы да түбән әле, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International