Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районында эш визиты белән булды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районына эш визиты белән барды. Ул анда ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышында катнашты.

Утырышта ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ривгәт Мотыйгуллин, ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Николай Кваков һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.

Ривгәт Мотыйгуллин сөйләгәнчә, узган елда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 740 артык патруль чарасы уздырылган, 68 кисәтү бирелгән һәм административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелгән.

Җитәкче сүзләренә караганда, урманчылык территориясендә 38 гектарда урман торгызу, 302 гектарда урман культураларын агротехник тәрбияләү, 210 гектарда аларны өстәмә утырту, 371 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган.

Җитәкче-урманчы җыелышта катнашучыларны шулай ук исәпләнгән диләнкене үзләштерү, ликвид булмаган агач материалын җыештыру һ.б. нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

Николай Кваков үзенең чыгышында республика предприятиеләренә агач материалы китертү, товарлык продукция җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү күрсәткечләренә тукталды. Асылда, ул хәбәр иткәнчә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2018 елда төп урман хасил итүче токымнарның 860 кг орлыгын әзерләгән һәм 815 мең данәдән артык стандарт утырту материалы үстергән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең белгечләренә намуслы хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә керткән тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. "Узган елда сез планлаштырылган күрсәткечләрнең барысына да диярлек ирешкәнсез, ләкин исәпләнгән диләнкене үзләштерүгә махсус игътибар юнәлтүегезне сорыйм, – диде министр. – Шулай ук алда безне урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор көтә. Без Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгуга юл куймас өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш".

Шуннан соң Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашты. Очрашу кысаларында муниципалитет хакимияте, урманчылык, урман хуҗалыгы һәм урманнан файдаланучылар арасындагы үзара хезмәттәшлек, компенсацияле агач утырту мәсьәләләре һ.б. турында сөйләшү булды.

http://cheremshan.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1413979.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International