Бәйрәм тиз уза

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Бы­ел ра­йон үзә­ген­дә­ге –  төп Са­бан­туй  баш­ка  ел­лар­да­гы­дан да  куп­шы­рак  уз­ды. Тан­сык  бәй­рә­ме­без прог­рам­ма­сын­да,  эч­тә­ле­ген­дә, бизәлешендә үз­гә­реш­ләр бай­так  иде. Ике бәй­рәм бер­гә ту­ры кил­де  ди­сәң дә бу­ла, нәкъ бү­ген  Чир­ме­шән авы­лы­на  ни­гез  са­лы­ну­га  280 ел ту­лу­ны да  бил­ге­ләп  үт­тек.

Са­бан туе, бил­ге­ле, иң  элек  яз­гы  кыр  эш­лә­ре­нә,  уз­ган  бер  ел эчен­дә баш­ка­рыл­ган­нар­га йом­гак ясау,  иген­че­ләр­не олы­лау, ка­дер­ләү,  үсен­де­рү бәй­рә­ме. Иң – иң­нәр  өчен мах­сус  бү­ләк­ләр дә алып  ку­ел­ган.

Кыр эш­лә­ре  ди­гән­нән, бы­ел яз­гы  чә­чү  га­дәт­тә­ге­дән  си­зе­лер­лек  ир­тә баш­лан­ды.  Шө­кер,  план­ла­ган мәй­дан­нар­да ор­лык­лар җир­гә күм­де­рел­де, ки­рәк ва­кыт­та  яу­ган  яң­гыр­лар  һәм җы­лы һа­ва шарт­ла­рын­да  алар ма­тур  шы­тым­нар  бир­де. Күз ти­мә­сен, әле­гә та­би­гать без­гә бик  рә­хим­ле, бар да күк­рәп үсә. Кү­ре­неп то­ра, бы­ел урып– җыю эш­лә­ре дә га­дәт­тәгедән ир­тә­рәк  баш­ла­ныр ке­бек.

Чә­чү­лек­ләр­не ка­ра­ган­нан  соң, мах­сус  ко­мис­сия  бә­я­лә­мә­се­нә та­я­нып, авыл  ху­җа­лы­гы  предп­ри­я­ти­е­лә­ре  ара­сын­да  “Кү­тә­мә  АГ­РО–­фир­ма­сы” җәм­гы­я­тен җи­ңү­че дип  тап­ты­лар. “Чир­ме­шән АГ­РО” (“Чир­ме­шә­наг­ро­хим­сер­вис”­ның  яр­дәм­че ху­җа­лы­гы) – икен­че, “Ка­ди” һәм  “Чир­ме­шән аг­ро­хез­мәт­лә­ре”­нең  Тү­бән Кә­мин­кә  бү­лек­чә­се өчен­че  урын­нар­да.

Әле­ге  ли­дер­лар – җи­ңү­че­ләр  җи­тәк­че­лә­рен  һәм  бел­геч­лә­рен ис­тә­лек  бү­ләк­лә­ре тап­шы­рып бил­ге­ләп  үт­те­ләр,  мак­тау  сүз­лә­ре иреш­тер­де­ләр.  Са­бан­туй­дан та­гын  дис­тә­ләп  иген­че – ме­ха­ни­за­тор­лар,  ма­ши­на йөр­тү­че­ләр,  баш­ка кай­бер һө­нәр ия­лә­ре – үз эш­лә­ре­нең  ос­та­ла­ры  да   бү­ләк­ләр алып кит­те­ләр.

Бы­ел­гы  кыр ба­ты­ры  да  “Кү­тә­мә АГ­РО – фир­ма­сы”н­нан  – Бу­лат  Фә­тый­хов­ка  су­ыт­кыч һәм тәкә дә  бү­ләк  ит­те­ләр. Иван Бо­кин (“Чир­ме­шән АГ­РО”) – икен­че, Ис­лам  Сәр­вә­ров (“Ка­ди”) – өчен­че. Алар­га  да,  Ни­ко­лай  Се­рен­де­ев (“Се­рен­де­ев  Н.И.” КФХ җи­тәк­че­се), Әк­рәм  Әх­мәт­җа­нов (“Әх­мәт­җа­нов  Ә.И.”, КФХ җи­тәк­че­се),  Ил­ги­зәр  Фәт­хет­ди­нов­ка (“Фәт­хет­ди­нов И.И” КФХ җи­тәк­че­се) да  кыйм­мәт­ле  ис­тә­лек бү­ләк­лә­ре тап­шы­рыл­ды. Бер­ни­чә  ме­ха­ни­за­тор­га  ТР Авыл  ху­җа­лы­гы  һәм азык – тө­лек  ми­нистр­лы­гын­нан  да бү­ләк­ләр җи­бәр­гән­нәр. Хез­мәт­лә­ре­нә кү­рә  – хөр­мәт.

Кыр­ла­ры­быз­да  әле  бү­ген  дә  эш кы­зу: чә­чү­лек­ләр­не  тәр­бия кы­ла­лар, азык  әзер­ли­ләр, ки­лә­се  уңыш­ка  ни­гез са­ла­лар. Бе­лә­ге­гез тал­ма­сын,  хөр­мәт­ле иген­че­ләр!

Ра­йо­ны­быз­да  һәм  Чир­ме­шән­дә  тө­зе­леш  эш­лә­ре дә тук­тал­мый:  би­на­лар үз­гәр­теп  ко­ры­ла,  яңа йорт­лар кал­ка, юл­лар  шо­ма­ра,  тор­мыш – көн­кү­реш  шарт­ла­ры  ях­шы­ра. Бил­ге­ле,  за­ма­на  кы­ен­лык­ла­ры  да үзен  көн­нән – көн ныг­рак  сиз­де­рә,  үз кө­нең­не үзең  кү­рер­гә мәҗ­бүр итә.

Му­ни­ци­паль  ра­йон баш­лы­гы  Нур­ха­мәт Хә­ми­дул­лин бо­лар ха­кын­да да әй­теп уз­ды,  ра­йон­даш­лар­ны  һәм   ку­нак­лар­ны  та­тар  хал­кы­ның  мил­ли  бәй­рә­ме    Са­бан туе бе­лән кот­лап,  соң­гы  бер ел­да  иреш­кән ка­за­ныш­ла­ры­быз­ны са­нап  үт­те, үсем­лек­че­лек­тә җи­ңү­че­ләр­не  мак­та­ды, ал­да  тел­гә алын­ган  иң ал­дын­гы  ху­җа­лык­лар­ны, ме­ха­ни­за­тор­лар­ны  да  кыйм­мәт­ле  бү­ләк­ләр би­реп  сө­ен­дер­де.

Бәй­рә­ме­без­гә хөр­мәт­ле  як­та­шы­быз, ра­йо­ны­быз үсе­ше ха­кы­на  бай­так,  си­зе­лер­лек  эш­лә­ре бе­лән та­ныл­ган  зур җи­тәк­че – ТР Му­ни­ци­паль  бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты  рә­и­се  Мин­сә­гыйт Ша­ки­ров  та  кайт­кан. Бү­ген  ул  Та­тарс­тан  Рес­пуб­ли­ка­сы  Пре­зи­ден­ты  Рөс­тәм  Миң­не­ха­нов­ның  Са­бан туе уңа­ен­нан  кот­лау­ла­рын – тәб­рик­лә­вен дә иреш­тер­де, му­ни­ци­паль  ра­йон­ның  кай­бер авыл  җир­ле­клә­ре  баш­лык­ла­ры­на  ТР  Му­ни­ци­паль  бе­рәм­лек­ләр Со­ве­ты  исе­мен­нән бү­ләк­ләр дә тап­шыр­ды.

Са­бан туе фла­гын  “Кү­тә­мә­АГ­РО – фир­ма­сы” ди­рек­то­ры Фә­нү­зә Го­бәй­дул­ли­на, “Ка­ди”  җәм­гы­я­те трак­тор­чы­сы Фәр­һать  Мо­ра­дый­мов, “Чир­ме­шән АГ­РО” җәм­гы­я­те сы­ер  са­ву­чы­сы Люд­ми­ла  Ива­но­ва  кү­тәр­де­ләр. Бу да  хез­мәт­лә­рен   олы­лау  бил­ге­се  бит. Люд­ми­ла  Ива­но­ва  ал­дын­гы  тер­лек­че  бу­ла­рак  ае­рым  бү­ләк­лән­де. Тер­лек­че­ләр­дән бы­ел юби­ле­ен  бил­ге­ләп  үтү­че  Люд­ми­ла  За­ха­ро­ва (“Сөл­чә” җәм­гы­я­те) да  бәй­рәм­нән ис­тә­лек  бү­лә­ге  һәм  ТР Авыл  ху­җа­лы­гы  һәм азык – тө­лек  ми­нистр­лы­гы­ның  Мак­тау  гра­мо­та­сын алып  кит­те.

Бы­ел ра­йон Са­бан  ту­ен­да  игъ­ти­бар­га  ла­ек  яңа­лык­лар да бул­ды. Иң ях­шы­сы – ни­һа­ять, ста­ди­он янә­шә­сен­дә үк  ди­яр­лек  ат­лар  узы­шы  өчен ча­быш  юлы  яса­ды­лар. Югыйсә, элегрәк бәйрәмнең бик мөһим бизәген күрми кала идек.

1000 метр­лы боҗ­ра – круг  бу­ен­ча 15 ат  чап­ты. Ир­тән­ге  10 сә­гать­тә баш­лан­ган узыш­ны  йөз­ләр­чә ке­ше  та­ма­ша кыл­ды, көч  би­реп тор­ды.  Ике җи­гү­ле ры­сак (ШЭ “Нә­шир­ва­нов”­ны­кы) күр­сәт­мә  чы­гыш­ларда  чаптылар. Сө­лек ке­бек ат­лар бии – бии,  бик ан­сат ча­ба­лар. Ка­рап то­руы  рә­хәт.  Чис­та то­кым­лы ат­лар узы­шын­да Анд­рей  Ми­ро­нов  (ат ШЭ “Р.Ка­ма­ло­ва”ны­кы) йө­гән­лә­гән “Т­ро­пик” фи­ниш­ка  бе­рен­че  кил­де. “Де­ринг-Бист” (Ирек  Са­фин, “Ү­тә­меш”) – икен­че, шул  ук  ху­җа­лык­тан  “Фа­гор” (Дмит­рий  Мас­те­ров) – өчен­че.

Җир­ле ат­лар  төр­ке­мен­дә  чап­кан­нар­дан  “Со­кол” (“Ка­ди”, Зө­фәр Хи­са­мов) 2000 метр  ара­ны  иң тиз уз­ды, “Ла­да” (“Ү­тә­меш”,  Дмит­рий Мас­те­ров) – икен­че, “С­пектр” (“Лаш­ман АГ­РО”, Да­ни­яр  Гай­фет­ди­нов)  өчен­че бул­ды­лар. Атлар узы­шын­да  бе­рен­че  урын  ия­лә­ре­нә  - 10,  икен­че­гә – 7, өчен­че­гә 5әр мең  сум ак­ча  бү­ләк  ител­де. Элек ат­лар узы­шын, ерак­та­рак, Че­го­дай бу­а­сы  янын­да  уз­ган­га, ка­рый ал­мый идек.  Мо­ның өчен урын  янә­шә­дә ге­нә бул­ган  икән лә­ба­са. Бу эш­не  баш­ка­ру­чы­лар мак­тау­га  ла­ек. Узыш  юлын  ки­лә­чәк­тә та­гын  да  уңай­лы итәр­гә, ярыш­лар­ны  еш­рак  оеш­ты­рыр­га  план­лый­лар. Ди­мәк,  ат­лар­га,  ат спор­ты­на   игъ­ти­бар  ар­та­чак  әле.

2012нче  ел  Са­бан  ту­ен­дагы  янә бер  яңа­лык­ны  игъ­ти­бар­сыз кал­ды­рыр­га  яра­мый­дыр. Мәй­дан­га  ке­рү   юлын­да  кай­бер җир­лек­ләр һәм оеш­ма­лар өй­чек­ләр бас­ты­рып,  алар­ны  би­зәп, аш – су  әзер­ләп,  ку­нак­лар­ны сый­ла­ды­лар. Мах­сус  ко­мис­сия­гә “Кү­тә­мә  АГ­РО – фир­ма­сы”­ның  бик  ку­пшы өй­че­ге ае­ру­ча  оша­ды. “Чир­ме­шәнагрохимсервис”, “Чир­ме­шән” по­ли­ция бү­ле­ге, Уль­я­нов­ка, Түбән Кә-минкә, Лаш­ман һәм баш­ка  кай­бер  авыл  җир­лек­лә­ре,  106нчы  һө­нә­ри учи­ли­ще да  бу  як­тан нык  ты­рыш­кан­нар.  Фан­та­зи­я­гә чик­ләр юк!

Бү­ген, Чир­ме­шән авы­лы­ның  280  ел­лы­гы да  бул­гач,   Са­бан­туй баш­ла­ну – ком­по­зи­ция  күр­сә­тү  мо­мен­ты  да  ра­йон­даш­лар­га  һәм   ку­нак­лар­га  оша­мый  кал­ма­ган­дыр. Әнә мәй­дан­га,  ба­ры­сы да   махсус формадан  ки­е­неп,  рай­он үзә­ген­дә­ге  кай­бер  оеш­ма­лар вә­кил­лә­ре  ки­леп кер­де. Мо­ны­сы  да  бәйр­ә­мгә, бил­ге­ле, ямь өс­тә­де.

...ха­лык  мәш ки­лү­че  зур  мәй­дан­да  уен­нар  кы­за  ба­ра.  Кем  нәр­сә­гә сә­ләт­ле, рә­хим  ит, күр­сәт  кө­чең­не! Чүл­мәк  ва­ту,  кол­га  ба­шын­нан  бү­ләк­ләр алып  тө­шү, ка­тык­тан ак­ча  әзләү, гер кү­тә­рү, кул  кө­рәш­те­рү ке­бек  һәм  баш­ка  кы­зык  уен­нар­да  дис­тә­ләр­чә ке­ше  кат­наш­ты.  Һәр җи­ңү­че бү­ләк  ал­ды.

Һәм  ме­нә,  бө­тен  игъ­ти­бар­ны  кө­рәш­кә  би­рер  ва­кыт   җит­те. Бер­ни­чә  сә­гать­кә су­зыл­ган  алыш Рә­мил  Бәд­рет­ди­нов­ның (Чир­ме­шән)  аб­со­лют ба­тыр  бу­лып  ка­луы  бе­лән тә­мам. Са­бан­туй  ба­ты­ры! Го­рур, дә­рә­җә­ле  яң­гы­рый!  Әле мо­ңа   өс­тәп, аңа  си­мез тә­кә  һәм  зур  су­ыт­кыч  бү­ләк   ит­те­ләр. Рә-мил 70  ки­лог­рамм­лы  кө­рәш­че­ләр ара­сын­да  да  җи­ңү­че. Бу ка­те­го­ри­я­дә Ан­тон Ми­ро­нов (Чир­ме­шән) – икен­че, Ле­нар  Ибә­тов (Чир­ме­шән) – өчен­че.

80 ки­ло­лылар   урын­нар­ны  тү­бән­дә­ге­чә бү­леш­те: Ри­нат  Бәд­рет­ди­нов (Чир­ме­шән) – бе­рен­че, Фә­нис  Гыйр­фа­нов (Чир­ме­шән) – икен­че, Мар­сель Га­фи­ев (Чир­ме­шән) – өчен­че.

90 ки­ло­лы­лар  груп­па­сын­да  Мар­сель  Вә­ли­ев (Әл­мәт)  җиң­де, Ил­нур  Ха­ри­сов (Яшәү­че) -  икен­че, Ре­нат  За­ри­пов (Ис­ке Ка­ди) – өчен­че.

90 ки­ло­дан  авыр­рак­лар ара­сын­да  Фә­нис  Га­фи­ев үзен иң көч­ле итеп  та­ныт­ты, Рә­зиф  Гыйр­фа­нов (Тү­бән Кә­мин­кә) – икен­че; Ди­нар  Га­ти­я­тов (Кар­мыш – Тү­бән Ка­ма) – өчен­че.

Яшүс­мер­ләр  ара­сын­да  әзер­бай­җан  еге­те  Пун­хан  Над­жа­пов (Чир­ме­шән) бар­лык  көн­дәш­лә­рен дә бә­хәс­сез җиң­де, бе­рен­че  урын­ны  яу­ла­ды, Ил­наз  Га­ли­мов (Чир­ме­шән) – икен­че, Рә­мил  Фәс­хет­ди­нов (Керкәле) – өчен­че.

Кө­рәш ди­гән­нән, хө­кем­дар­лар күп­че­лек  кө­рәш­че­ләр­нең  җи­ңү­ен  бал­лар бу­ен­ча  гы­на  ачык­ла­ды­лар, чис­та,  көн­дә­шен  сырт­ка  са­лып   оту­лар си­рәк бул­ды. Мон­дый  хәл­дә, бил­ге­ле,  от­тыр­ган як, га­дәт­тә, дәгъ­ва­лар бел­де­рә. Ел да шул хәл. Кай­ва­кыт  кө­рәш этеш – төр­теш­кә  әй­лә­нә шул, ае­ру­ча  авыр  үл­чәү ка­те­го­ри­я­сен­дә.

Шәп  үт­те ра­йон Са­бан туе,  кө­не дә за­каз  бу­ен­ча  ди­яр­лек  аяз, җы­лы  тор­ды. Баш­ка  ел­лар­дан аер­ма­лы  бу­ла­рак, бы­ел Са­бан­туй­дан соң, 12 июнь – Рос­сия  кө­не,  ял  кө­не ту­ры  кил­гәч,  ха­лык та  бик  күп  иде, хәт­та  три­бу­на­лар­да­гы  урын­нар да  буш  тор­ма­ды.

мәйданнан читтә дис­тә­лә­гән ке­ше  аш – су  әзер­лә­де, шаш­лык  кыз­дыр­ды,  са­ту ит­те. Йөз­лә­гән ке­ше, баш­ка­лар кү­ңе­лен  кү­реп, бү­ген  дә эш­лә­де, рәх­мәт яу­сын!

Ин­де  ал­да­гы  ел бәй­рә­мен  кө­тә­без...




 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International