Район делегациясе "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXIX конференциясендә катнашты

2019 елның 1 марты, җомга

26 февральдә Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXIX конференциясе узды.

Конференция эшендә делегация составында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Рәшит Җамалтдинов, партиянең Чирмешән җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Закиров катнашты.

Конференциядә партиянең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советына сайлаулар үткәрү буенча вәкаләтле вәкил Игорь Сапко, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова, партия секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты.

Конференция барышында төбәк бүлеге секретарен сайлау булды. Биш елга ул яңадан сайланды. Аның кандидатурасы конференциядә теркәлгән делегатлар саныннан иң күп тавыш җыйган.

Партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе итеп яңадан сайланганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтелгән ышаныч өчен делегатларга рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, конференциядә тавыш бирү нәтиҗәләре күп еллык партия эше һәм Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе яулаган җиңүләр нәтиҗәләрен чагылдыра.

Конференциядә катнашучылар шулай ук партиянең төбәк сәяси советын сайладылар һәм Президиум составын 15 кеше билгеләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International