Югары Чегодай авылыннан Галиуллина Минехәят Нәбиулла кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2019 елның 1 марты, җомга

Югары Чегодай авылыннан Минехәят әби Галиуллинаның 90 яшьлек юбилеенда барлык балалары бергә җыелып бәйрәм иттеләр. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар, һәм бүләк алды ул.

Минехәят әби сугышка кадәр үк, бала килеш, әтисе белән уракка йөргәнен еш исенә төшерә. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка киткәч, тормыш йөген чын-чынлап тартырга туры килә аңа.

Иске Үтәмеш кызы 1952 елда Югары Чегодай егете Әшрафуллага тормышка чыга. Алар 63 ел бәхетле, тигез гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International