Туган ягым -илһам чишмәсе

2012 елның 15 июне, җомга
Туган як  тарихы  музеенда  якташыбыз – рәссам Камил  Мингалимов  картиналарыннан  күргәзмә  ачылды.
Дөресрәге, биредә Мингалимовларның   рәсемнәре  урын  алды  дияргә  кирәктер. Чөнки  күргәзмәдә Камил абыйның  “иҗат җимешләре” белән беррәттән,  уллары   Рәсүл һәм Рәмиснең  дә эшләре бар.

Камил Харис  улы  Бәркәтә авылында   туып  үсә. Өч  ел армия  сафларында хезмәт итеп  кайткач, Лениногорск  шәһәрендәге  педагогика   училищесын  тәмамлый. 1970 – 1980нче  елларда  Бәркәтә урта  мәктәбендә балалар  укыта, рәсемнәр ясарга  өйрәтә. 1980нче  елны  Камил абый  гаиләсе  Яр Чаллыга  күчеп китә. Монда  да  ул һөнәренә  хыянәт итми, рәссамнар  мәктәбендә эшли. 2008нче  елны  лаеклы  ялга  чыккан рәссам  инде  бар буш вакытын яраткан шөгыленә  бирә,  үзе дә картиналар ясый  башлый. Бүген  аның  йөздән артык  “иҗат  җимеше”  бар. Шуларның 50гә якынын  Чирмешәнгә алып  кайткан.

“Читтә яшәсә дә,  Камил абый туган  ягын  онытмый. Аның   рәсемнәрендә дә күбрәк  туган  якның  табигать күренешләре  сурәтләнгән, – диде  күргәзмәне ачу  тантанасында  катнашкан муниципаль район башлыгы  Нурхамәт Хәмидуллин. – Бу  матурлыкны  күрсәткәнегез  өчен, Камил абый, сезгә чын  күңелдән рәхмәт!”.

Камил Мингалимов рәсемнәре  күргәзмәгә килгән бер  кешене дә битараф   калдырмагандыр, мөгаен.

Бәркәтәлеләргә  аның  рәсемнәре аеруча  да  якын,  чөнки һәр  рәсемдә диярлек  авыл  һәм  аның  табигать күренешләре  сурәтләнгән.

“Иҗатыма  туган  ягым  илһамландыра. Мин авылыма   кайткан саен,  рәссам  күзлегеннән,  булачак картиналарым   өчен  пейзажлар, темалар  эзлим, – ди Камил абый. – Бүген мине,   минем  хезмәтемне хөрмәтләп монда  килүчеләргә,  күргәзмәне оештыручыларга  рәхмәтемне  җиткерәм. Туган  ягымда  күргәзмәм  ачылуга   мин бик  шат”.

Сүз уңаеннан, Камил Мингалимовның картиналар күргәзмәсе  июнь ахырына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International