15 нче июнь көнне Чирмешән муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.Көн тәртибендә 2 сорау каралды.
1. Административ эшләр тикшерү.
2. Гомум профилактик сорауларны карау.
1. 15.06.2012елга Чирмешән муниципаль районы сәламәтләндерү ял лагерьларының эшчәнлеге турында оператив хәбәр.
Утырышта 14 әти-әнигә каршы кузгатылган административ эш каралды.
Икенче мәсьәлә буенча комиссия рәисе С.Т.Әхтәмова чыгыш ясады.
Каралган мәсьәләләр буенча комиссия нәтиҗәләре:
1. 18-21 июньгә кадәр ял лагерьларында планлы тикшерү үткәрү .
2. 2012елның 4.07.-11.07. кадәр балигъ булмаган Рязансов Виктор һәм Миронов Константинны Балтач районы лагерена ялга җибәрү.