2019 елның 25 февраленнән 3 мартына кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

25 февральдән 3 мартка кадәр район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән, дүрт җинаять эше кузгатылган.

25 февральдә Шешминка авылында үз йортында икенче төркем инвалид мәете табылган, башында яралар да булган. Оператив – эзләү чаралары нәтиҗәсендә, аны, акча урлау нияте белән, исерек хәлдәге авылдашы үтерүен ачыклаганнар.

Яр Чаллы кешесе 2018 елның март аенда Чирмешәндә яшәүчедән “КамАЗ” автомашинасы сатып алган, әмма тиешле 800 мең сум акчаны хәзергә кадәр бирмәгән. Полиция хезмәткәрләре бу эш буенча тикшерү үткәрәләр.

Участок уполономоченныйлары һәм полициянең  башка хезмәтләре 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында материаль зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагын ачыклаганнар. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International