Иске Кади авылыннан Оркыя әби Яруллина 90 яшьлек юбилее көнендә котлаулар һәм бүләкләргә күмелде.
Яшьли ятим калып, абыйсы һәм җиңгәсе тәрбиясендә үскән кыз үзе дә биш ятимгә әни була. Утызны узгач, хатыны үлгән Кәшиф Ярулла улына тормышка чыга ул, үзләренең дә уртак ике балалары дөньяга килә. Яруллиннар җиде баланы да укытып олы тормыш юлына чыгаралар, хезмәт белән тәрбиялиләр.
Оркыя 12 яшеннән эшли башлый, сугыш елларында, аннан соң да ирләр белән бергә урман кисәргә дә туры килә. Колхозда сыерлар да сава, гектарлап чөгендер дә үстерә, бу эшләрдә төп ярдәмчеләре - балалары була.
Оркыя әбинең 7 баласы, 15 оныгы, 14 оныкчыгы төп йортта еш кунаклар, юбилей көнендә дә алар мул табын артына җыелдылар.