2019 елның 4 марттан 10 мартка кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

4 – 10 мартта район полиция бүлекчәсендә 21 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре бер атнада 10 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында материаль зыян белән 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагын ачыклаганнар. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Иске Үтәмештә яшәүче бер ир-ат гаризасы буенча, 8 мартта исерек хәлдә балигъ булмаган балалар алдында тавыш күтәргән хатыны җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International