Махсуслаштырылган төзүче «Капитал Строй» компаниясе Сбербанк белән эскро-счетлардан файдаланып проект финанслау килешүен төзегән Татарстанда чираттагы компания булды. Бүген, 11 март көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Башкала» торак комплексында төзелә торган күпфатирлы торак йорт, акча средстволарын эскроу счетларында урнаштыру белән өлешләп төзү шартнамәсен теркәү тантанасы булды.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның июленнән закон нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу килешүенең яклар арасында исәп-хисап вариантлары сыйфатында эскроу счетларын ачу мөмкинлеге каралган. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова сүзләренә караганда, шул рәвешле җәлеп ителгән акчалар банкта төзелеш чорында ятачак. Төзүче аларны объектны файдалануга тапшырганнан соң гына ала алачак. Әлеге чараларның барысы да өлешләп төзүдә катнашкан гражданнар өчен хәвеф-хәтәрләрне киметүгә ярдәм итә.
Татарстанда өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсенең эскроу механизмын кулланып беренче теркәлү узган елның ноябрендә узды.