Татарстан Росреестры вәкилләре «гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законны хокук куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»дә катнашты.
Үткәрелә торган чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева «түгәрәк өстәл» дә катнашучыларга документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе кертелүгә бәйле рәвештә кадастр исәбен алу һәм хокукны теркәү процедурасын аңлатты.