11-17 мартта район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 15 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 87 очрагы ачыкланган.
Административ эшне юк итү өчен, ЮХИДИ инспекторына 50 мең сум ришвәт биреп җаваплылыктан котылмакчы булган Алексеевск районы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.
Электр баганаларыннан 240 метр озынлыкта алюминий чыбык салдырып урлау хакында район электр челтәрләре оешмасы биргән гариза уңаеннан тикшерү бара.
“Прагма” кибетеннән, кичектереп түлим дип, гыйнвар аенда 30 мең сумлык телевизор алган Сарман районы кешесе бурычын капларга җыенмый. Аңа җинаять җаваплылыгы яный.