2019 елның 19 мартында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Пенсия фонды белегче - Лилия Гатина, нотариус - Ландыш Фәсхетдинова, техник инвентаризация бюросы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы - Галина Портнова һәм адвокат - Илдар Дәүләтшин гражданнарның сорауларына җавап бирде.