Чирмешәндә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык республика бәйгесенең төбәк этабы узды 

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Чирмешән тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык республика бәйгесенең төбәк этабы конкурсантларын кабул итте. Биредә Чирмешән, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Спас районнарыннан 18 педагог көч сынашты.

Безнең районнан катнашкан биш конкурсантның дүртесе финалга узды.

Чирмешән лицееннан Римма Гудадзе “Педагог-психолог” номинациясендә җиңүче, ә беренче санлы Чирмешән мәктәбеннән Крестина Митрюхина иң яхшы класс җитәкчесе булып танылды. Лицейдан Вера Кузьмина - “Класс җитәкчесе”, Яңа Элмәле мәктәбеннән Галина Скворцова “Педагог-оештыручы” номинациясендә икенче урын алдылар. Алар 13-14 майда Яр Чаллыда узачак бәйгедә район данын яклаячак.

Конкурсантлар көн дәвамында жюри членнарына  визит карточкаларын тәкъдим иттеләр һәм укучылар белән ачык чаралар күрсәттеләр. Менә шуннан соң  иң-иңнәрне сайлап алдылар да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International