Чирмешәннән Рәхимҗан Шакирҗанов 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Чирмешән авылыннан Рәхимҗан Шакирҗанов ялгызы гомер итсә дә, 90 яшьлек юбилеена кунаклар күп җыелды. Туган көне уңаеннан, ул Россия Президенты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләкләре алды.

Лашман егете дүрт ел Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аннан соң гомер юлын техника белән бәйли: дистә еллар МТСта автослесарь булып эшли, аннан соң пенсиягә чыкканчы шофер була – сельпога товар ташый.

Рәхимҗан бабайның алты баласы, сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Якташыбызга инде тугыз ел социаль хезмәткәр Ландыш Галимова йорт эшләрендә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International