Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә күпчелек хуҗалыкларда ветеринария белгечләре җитешмәвен җиткерә. 2019 елның 1 гыйнваренә алынган мәгълүматлар буенча районда эшләргә тиешле 13 ветеринария белгеченең бишесе генә бар, бу – 38,4 процент. Чирмешән Агрохезмәтләренә - бер ветврач, ике ветфельдшер, Ильханга – ике ветврач, Сөлчәгә бер ветфельдшер кирәк.
2019 елның октябрендә район ветеринария берләшмәсе кече ветеринар персоналлары әзерләү буенча укулар оештыра. Һәр хуҗалык җитәкчесе икешәр кешене укырга җибәрергә тиеш була.
Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы В.Д.Ухливанов.