Чирмешән районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2019 елның 22 марты, җомга

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы гражданин итеп тоя башлыйсың.

Быел, 14 яшен тутырган 45 райондашыбыз беренче тапкыр төп документлы булды. Шуларның 26 сына паспортларын тантаналы шартларда туган як тарихы музеенда тапшырдылар. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар бүгеннән Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары. 2018 елда 204 яшүсмер төп документ алган.

-14 яше тулган һәркемгә паспорт бирәләр, ул - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ. Паспорт белән бергә сезнең хокукларыгыз һәм бурычларыгыз да арта, һәркем үзенең гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Сезне тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәгез, ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйлагыз, - диде миграция хезмәтенең район пункты начальнигы Наилә Мәссәрова әлеге тантаналы чарадагы чыгышында.

Туган як тарихы музеенда узган әлеге чарада балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова да тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International