ТР Камаарты чуашларының традицион "Учук" фестивале

2012 елның 25 июне, дүшәмбе
Иске Суркино авылы 23 нче июнь көнне  кунаклар кабул итте. Биредә ТР Камаарты чуашларының традицион "Учук" фестивале узды.Сосновка авылының "Авал" вокаль ансамбле дә әлеге фестивальның кунаклары иде.Ансамбль җитәкчесе Ефремова Людмила Андреевна үз эшенең остасы. Чыгыш ясау программасын гына түгел, чуаш халык киемнәре тегеп, ансамбльне баштан-аяк киедерә дисәк тә дөрес булыр.Фестивальдә якташларыбыз тамашачылар игътибарына туй җырлары, частушкалар тәкъдим иттеләр.Людмила Анреевна оештырган чуаш халык киемнәәре,чигүле сөлгеләр,  белән бизәлгән өй макеты да килгән халыкны битараф калдырмады. "Халык һөнәрләренең остасы" дипломына Людмила Ефремова лаек булды, ә "Авал" ансамбле
фестивальдә катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.Бәйрәм ахырында авылның өлкән кешеләре чарада катнашучыларны ботка белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International