2019 елның 18 мартыннан 24 мартына кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

 18-24 мартта район  полиция  бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында  2 юл-транспорт  һәлакәте  теркәлгән,  икесе дә матди  зыян  белән,  имгәнүчеләр  юк. Юлда йөрү  кагыйдәләрен бозуның  108 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 10 административ  беркетмә төзегәннәр.

Лицей бинасында булып,  анда 29 мең сум акча урлаган  Чирмешән  кешесенә  карата җинаять эше  кузгатылган. Ул  үз гаебен танып полициягә килгән.

Лашман авылыннан  бер хатын-кыз  үзенең  “Рено Дастер”  автомашинасын Киров   өлкәсе  кешесенә сатып җибәрә, югыйсә сату вакытына транспорт чарасы бер банк файдасына  “алынган” була.

Райондагы бер  авыл кибетендә 2 мең сумлык ялган акча  табылган. Полиция хезмәткәрләре бу  уңайдан игътибарлырак булырга  өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International