Чирмешәндә 2002 – 2004 елда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча узган республика беренчелегендә кадетлар мәктәп-интернатыннан Александра Малышева, Лашманнан Алинә Хафизуллина һәм кадетлар мәктәп – интернатыннан Олег Максимов үз үлчәү категорияләрендә өченче урынга ия булдылар һәм бронза медаль яуладылар.
Укучылар Спартакиадасы кысаларында узган әлеге ярышларда 23 районнан 300 гә якын яшь спортчы көч сынашты.
Безнең район данын тренерлар: Илгизәр Закиров, Рафик Гатин һәм Степан Хачатрян укучылары, барлыгы 35 көрәшче яклады.
Беренче көнне, нигездә, кызлар көрәште. Аксубай районыннан 9 нчы сыйныф укучысы Ольга Шугаеваны әтисе спортка 6 яшьтә җәлеп иткән. Ул 9 ел билбау көрәше белән шөгыльләнә. Ольга 2018 елны әүвәл Россия, аннан соң дөнья беренчелегендә 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңү яулаган. Бүген дә 57 килограммлылар арасында җиңүче, алтын медаль призеры.
Ярышка Алабуга, Яр Чаллы, Кукмара, Мөслим, Саба, Казан, Әлки, Мамадыш районнарыннан аеруча зур составлы командалар килгәннәр иде.
Кызлар җиде авырлыкта иң көчлеләрне ачыкладылар. Пьедесталга күбрәк Алексеевск районны вәкилләре күтәрелде.
Егетләр арасында җиңүчеләрне ун төркемдә билгеләделәр.
Республика беренчелегенә командалар арасында беренче урынны Алексеевск спортчылары яулады. Зәй һәм Кукмара районнары көрәшчеләре – икенче һәм өченче урыннарда. Чирмешәнлеләрнең җиденче урынга чыгуы шулай ук зур казаныш.