Яңа Элмәледә яшәүче Анастасия Кирилловага 95 яшь тулды

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Яңа Элмәледә яшәүче Анастасия Кирилловага 95 яшь тулды.

Анастасия Николаевна Сосновка авылында туып үскән. 14 яшендә әтисен һәм абыйларын фронтка озата. Яшүсмер кыз авыру әнисе һәм кечкенә энесе белән сеңелесе турында кайгыртып яши. Тиздән әнисе вафат була. Анастасиягә туганнарын аякка бастырыр өчен, көне - төне колхозда эшләргә туры килә.

Сугыштан соң ул Петр Кирилловка тормышка чыга. Алар 45 ел бергә гомер итәләр, алты бала үстерәләр. Бүген инде ире гүр иясе. Ә 18 онык һәм 26 оныкчык әбисе Анастасия Николаевна улы Валентин, килене Нина тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Юбилярны туган көне белән котларга район хакимиятеннән, социаль яклау бүлегеннән һәм авыл җирлегеннән дә килгәннәр, бүләкләр тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International