Росреестр коллегиясе 2018 елдагы эшкә йомгак ясады

2019 елның 26 марты, сишәмбе

   Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты.
          2019 елның 1 гыйнварына күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 162,5 млн күчемсез милек объекты исәпкә алынган. 2018 елда ЕГРНда исәпкә алынган күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясе 672,3 трлн сум тәшкил итте.

          Бүгенге көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, Росреестр хезмәтләрен алуга гариза бирүчеләрне кабул итү бары тик МФЦ аша гына башкарыла. 2018 елда региональ бюджетларга МФЦ аша күрсәтелгән хокукларны теркәү хезмәте өчен дәүләт пошлинасыннан 16,6 млрд сум кергән, Татарстанда республика бюджетына 540 млн сумнан артык акча кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International