Утыз Имән авылында яшәүче Хаммәтзәки Мортазинга 90 яшь тулды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Хаммәтзаки Хаммәтвафа улын яшьли фабрика –завод мәктәбенә укырга юнәлдерәләр. Аннан ул берничә тапкыр кача, тик кире кайтаралар, әлеге мәктәптә ул дүрт ел укый. Бер ел шахтада, аннары туган авылында комбайнчы булып эшли.

Солдаттан кайткач, Иске Кадидан Оркыя Мөхлис кызы белән гаилә коралар, 70 ел бергә тату гомер кичерәләр. Хаммәтзәки бабай 43 ел машина йөртә. Мортазиннар биш бала үстергәннәр. Ике ел элек Оркыя әби вафат булган. Бүген бабай улы, килене тәрбиясендә яши. Әнәс абыйның улы да өйләнеп, әти-әнисе янында калган. Шулай итеп бер йортта берничә буын вәкилләре аңлашып, дус гомер итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International