Чирмешән районында  "Хокукый марафон"  узды һәм гражданнарны кабул иттеләр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә “Хокукый марафон” социаль проекты кысаларында гражданнарның хокукый белемнәрен арттырдылар, бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. Акциядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты.

Кабул итүгә 17 чирмешәнле килде. Республика программасы буенча торак төзүгә озак вакыт субсидия ала алмаучылар, еллар буе чират көтүчеләр дә кунакларга үз зарларын белдерделәр. Ә алар, үз чиратында, бу гражданнарга киңәшләрен бирделәр, проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.

Район эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Альберт Латыйпов эшмәкәрләр эшчәнлеге аша авылларны саклап калу һәм үстерү проблемасын күтәрде. Моның өчен авыл эшмәкәрләренә ташламалар кирәк. Ольга Ивановна бу тәкъдимне Россия Федерациясе күләмендә күтәрергә ышандырды.

Күтәмәдән Анатолий Аброськинны экологияк хәл, халык эчә торган суның сыйфаты начараю борчый. Гомумән, бүген бу проблема районның барлык авылларына хас диярлек. Кунаклар һава бозылу хакында нефтьчеләр белән элемтәгә керергә ышандырдылар. Бу авылдагы дин йорты ремонтында исә район башлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Улына профессиональ гитара алуда ярдәм сораган әнигә Ольга Ивановна: “Талантларны үстерергә кирәк, ярдәм булыр,” - диде.

Кара Чишмә авылыннан Саимә Моратова Ана һәйкәле төзү хакында кабат сүз кузгатты. Районда бу хакта күптән сөйләнсә, язылса да, һаман сүздән ары уза алмаган бу тәкъдимне Казан кунаклары беренче тапкыр гына ишеттеләр, аны башкаруны республика дәрәҗәсендә финанслау җаен эзләргә булдылар.

Сөт саткан өчен 200 мең сум тирәсе акчасын ала алмаган искеүтәмешлегә әлеге җитди проблеманы хәл итү юлларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International