Туймәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге Советы белән берлектә 8 Март бәйрәме уңаеннан авылның хатын-кызларын кунак иттеләр. Мәдәният йортына килгән әбиләрне, апаларны җыр-бию белән генә түгел, учакта пешкән пылау, ботка һәм башка тәм-томнар белән дә сыйладылар. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов кунакларга Ясәви Шәмсетдиновның “Туймәт – дәверләр һәм кешеләр” исемле китабын бүләк итте.