"Җир Сәгате" акциясенә кушылырга чакырабыз

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычы белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы (алга таба - министрлык) республика территориясендә төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең ресурсларны саклау проблемаларын чишүдә теләктәшлеген символлаштыра торган «Җир Сәгате» халыкара акциясе үткәрә.

Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык оешма һәм предприятиеләргә әлеге акцияне уздыруга ярдәм итәргә һәм 2019 елның 30 мартында 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктыртуны һәм дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка объектларны яктыртуны һәм электр җайланмаларын өзәргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International