Айрат Хәйруллин: Авыл хатыннарының эш сәгатен арттыру тормышны яхшырту эшләренә каршы килә

2019 елның 30 марты, шимбә

 

Хезмәт министрлыгында авылда эшләүче хатын-кызларга 36 сәгатьлек кыскартылган эш атнасын гамәлдән чыгару турында фикер алышалар.

 Авылда эшләүче хатын-кызларның эш көне сәгатен арттырырга ниятлиләр. Хезмәт министрлыгында авылда эшләүче хатын-кызларга 36 сәгатьлек кыскартылган эш атнасын гамәлдән чыгару турында фикер алышалар. Бу турыда ведомствода хәбәр иткәннәр.

Статистика буенча хәзер авыл хатын-кызлары калганнар кебек атнага 40 сәгать түгел, ә 36 сәгать эшли һәм тулы хезмәт хакы ала. «Бу дүрт сәгать зур булмаган икътисади нәтиҗәгә китерергә мөмкин һәм тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Киресенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән массакүләм эштән китү кебек тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде «Россия авылы» федераль проектының координаторы Айрат Хәйруллин.

Моннан тыш, чынлыкта авыл хатыннары статистикада күрсәтелгән 36 сәгать кенә түгел, ә күбрәк эшли. Ә хезмәт хакын шәһәрдәгеләргә караганда ике тапкыр кимрәк ала, бу авыл хуҗалыгында керем аз булуы һәм бәяләр үзгәреп торуга бәйле диде парламентарий.

«Яшьләр авыллардан шәһәргә җиңелрәк эш эзләп китү юлын караячак. Без хәзер яшь белгечләрне авылга җәлеп итү, аларны авылда яшәргә калдыру, авыл җирлегендә шартлар булдыру турында сөйлибез. Һәм кинәт шундый яңалык», — диде ул.

Айрат Хәйруллин авылда яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш сәгатен арттыруга каршы булуын сөйләде. «Бу яңалык бүген без һәм дәүләт алып бара торган өстенлекле эшкә каршы. Безнең беренче бурыч авыл җирлеген үстерү һәм социаль тормышны яхшырту буенча программа өстендә эшләү. Без барыннан да элек шәһәрдә һәм авылда хезмәт хакларын тигезләү турында уйларга тиеш.

Ә бу сәгатьләр, беренчедән объектив саналмаган, юлга киткән вакыт исәпкә алмынмый һәм бу тиешле икътисади нәтиҗә бирмәячәк. Авыл хатыннарының хезмәте авыр, тормыш шартлары түбәнрәк һәм хуҗалык эшләре бар. Ә бу сәгать аермасы эшләрен башкару, кайвакытта ял итү мөмкинлеге бирә. Алар моңа лаек дип уйлыйм», — диде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International