Чирмешән муниципаль районында "Космонавтика көне"нә багышлап бокс буенча V Республика турниры уза

2019 елның 30 марты, шимбә

Универсаль спорт залында 14 районнан 100 дән артык боксчы көч сынашачак.

Әлеге спорт ярышлары алдыннан гына биредә урнаштырылган өр – яңа рингта малайлар гына түгел, кызлар арасында да җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Безнең район данын 29 яшь спортчы яклый.

 

Районга килгән боксчыларны республиканың бокс федерациясе Президенты Сергей Игнатьев һәм муниципаль  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

 

Ярышларның финал уеннары якшәмбе көнне булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International