"Тере чишмә" халыкара халык иҗаты конкурс-фестивале

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда узган "Тере чишмә" халыкара халык иҗаты конкурс-фестиваленнән призлы урыннар алып кайттылар. Яшь гитарачылар Никита Михляев, Мансур Галәүтдинов, Камиль Казаковлар  - икенче дәрәҗә лауреатлар, "Серебряные струны" ансамбле (җитәкчеләре Гүзәлия Салахова)  өченче дәрәҗә лауреат булдылар.  Яшь пианистлар Диләрә Шәйдуллина һәм  Таңсылу Галәүтдиновалар (җитәкчеләре Наталья Иляева) беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә Камилә Камалова (укытучысы Рәмзия Шәфыйкова) - беренче дәрәҗә, Руфинә Бикбова (укытучысы Елена Юрина) икенче дәрәҗә лауреат исеме алды. Рәмзия Шәфыйкова һәм Гүзәл Галиуллиналар дипломант булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International