2019 елның 25-30 мартында Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

 25-31 мартта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 26 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында матди зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Җинаять эшен тикшерү кысаларындагы допрос барышында, полиция хезмәткәрләре тарафыннан бу хакта алдан кисәтелеп тә, үз танышына кагылышлы ялган мәгълүматлар биргән Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Шешминка авылы кешесеннән законсыз сакланган төтенсез дары һәм 12 калибрлы патрон алынган. Аңа закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Эзләү чаралары барышында судтан качып йөрүче Чирмешән кешесе табылган. Аны кулга алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International